Results count: 10934000 (18841306), search took 0.002 sec.

Search results

  1. Анда яңа чәчәкләр күргәч, мине ниндидер каршылыклы, көнчел һәм бик үк гадел булмаган хисләр биләп алды. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  2. Азат ышанып тапшырган кассеталарны эшкәртеп, негативларын алуга, үземнең хан заманасыннан калган фотозурайткычым ярдәмендә дустымның игътибарын җәлеп иткән һәр кадрны күздән үткәреп, язмалары буенча фотосурәт алынган урынны һәм көнне билгеләүгә атнадан артык вакытым китте. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  3. Бу эшне бик җентекләп башкардым, чөнки фоторәсемнәр миндә туган кайбер сорауларга җавап та бирделәр. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  4. Азат раифа тыюлыгындагы ярым тайгада, Идел һәм Зөя буйларында, ослан тавында булган, хәтта Кама Тамагына да барып чыккан иде. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  5. һәркайда ул табигатьнең гүзәл бер почмагын, нәфислеген тапкан, шундагы кыргыйрак аланны, онытылган чишмәне, сөрелгән басу уртасында калган ялгыз наратны чын сәнгатькяр генә белгән алымнар кулланып сурәтләүгә ирешкән … Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  6. Азат табигатьнең җанлы өлешен төшерү белән мавыкмаган. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  7. Шулай да күзенә чалынган поши һәм тиеннәр игътибардан читтә калмаганнар, ә бер рәсемендә агач төбендә саескан каурыйлары тузгып ята иде. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  8. Ишеткәнем бар: картаймыш көнендә әҗәле җиткәч, саескан агач ботагына менеп кунаклый, ә ач күзле кардәшләре аның егылып төшкәнен шул тирәдә түземсезләнеп көтеп утыралар икән … Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  9. Хәер, кем белә, бәлки, каннибализм аларда үзенә бертөрле ритуал, йоладыр? Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
  10. аклы-каралы рәсемнәрнең соңгы икесендә су уртасында утырган почык пирамида - Казанны яулап алучылар истәлегенә корылган һәйкәл һәм тау башында көнбатыш авыннан ычкынырга омтылган мәхбүс җәлил фигурасы. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР